Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Батмый торган Баттал.

Установить напоминание:   /   Загрузить в календарь

Юмористик һәм сатирик хикәяләре, шигырьләре республика көндәлек матбугатында күп еллардан бирле өзлексез күренеп торуына карамастан, әдип иҗатының икенче бер мөһим тармагына — милли азатлык «исе сизелеп торган», совет режимына «сыешмаган» публицистикасына матбугатта урын бирелмәде дияргә мөмкин. Бары тик узган гасырның сиксәненче еллар урталарында үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы килгәч кенә, әдипкә киң сулыш һәм ирекле каләм белән иҗат итү һәм иҗат ителгәнне бастыру мөмкинлеге киңрәк ачылды. Туксанынчы еллар башыннан исә ул, аңарчы беркайда да басылмаган әсәрләрен һәм яңа язылганнарын бергә туплап, бер-бер артлы китаплар чыгарырга кереште. «Сакалыңа ут капса» (1990), «Безнең сурәт» (1993), «Гөнаһ шомлыгы» (1993), «Бака да бата» (1995), «Сигезенче оҗмах» (1999), «Юлын белгән адашмас» (2000), «Соңарган яз» (2001) исемле китаплары — шундыйлар җөмләсеннән. Аларда милли гамь белән яшәгән тугры сүзле, хөр рухлы язучының сатирик каләмендә сурәтләнгән заман образы күз алдына килеп баса, татар халкының милли азатлык көрәшенә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга нисбәттә автор кайнар төстә алга сөргән кыю фикерләр, тормыш-яшәешкә кагылышлы фәлсәфи уйланулар, фараз-гөманнар чагылыш таба. Ф. Батталның әсәрләре укучыга тиз барып җитә, яратып кабул ителә, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькярләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла, радио һәм телевидение каналлары аша еш яңгырый.  Фэнзаман Баттал язган китаплар кургэзмэсе укучыларны кызыксындырыр дип уйлыйбыз.