Сулы-Сакловская сельская библиотека - филиал № 33

Кечкенэ китап укучылар

Китап – иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», - ди П.А. Павленко.
Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар - безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап - канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап - әнә шундый могҗизалы нәрсә ул.
Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Өчөйле Саклау авыл китапханәсенә китап укырга килүче балаларыбыз шактый. Шулар арасыннан иң күп китап укучы - 4 сыйныфка укырга баручы Габидуллина Камилә. Камилә үзе генә түгел, әле укырга кермәсә дә, сеңлесе Габидуллина Азалия белән бергә китапханәгә яратып йөриләр. Камилә: “Китап укый башласам, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калам”, - ди. Китапханәгә балалар өчен берсеннән берсе матур китаплар кайтты, сезнең барыгызны да китапханәгә чакырып калабыз. Ә Камилә белән Азалиягә алга таба да уңышлар телибез.