Вечер мунаджатов”Халкым моңнарында-ил тарихы”
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан,матур гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшыру максатыннан Иске Минзәләбаш китапханәсендә “Халкым моңнарында-ил тарихы” дигән исемдә мөнәҗәтләр кичәсе үтте.Китапханәче тарафыннан “Мөнәҗәтләрдә-халкымның җан авазы”дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды;мөнәҗәтләрнең тематикасы турында сөйләнде;катнашучылар тарафыннан һәрбер темага мөнәҗәт укылды;”Сүнмәс ялкын”фольклор ансамбле тарафыннан мөнәҗәтләр көйләнде.Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.