Рантамак авылы китапханәсе клублар белән бергә”Бал табигать-дәвасы”дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек
Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкинлеге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. Ул электән үк бөтен халыкларда да киң кулланылган һәм уникаль медикаменттан саналган.Бал хәзер дә кешеләрне күптөрле авырулардан дәвалый. Аның үсемлек һәм төрле үләннәр белән катнашмасы уңай нәтиҗә бирә: ашказаны-эчәк трактын нормальләштерә, аллергиягә, склерозга каршы көрәшә, тонусны күтәрә, ялкынсынуларны бетерә, матдәләр алмашын, тиренең туклануын яхшырта, организмны ныгыта һ.б. Балның составында антибиотиклар күп, шуңа күрә ул антибактериаль чара да булып тора. Тик 60 градуска кадәр җылытканда яки кояшта тотканда бал активлыгын, өлешчә яки тулысынча витаминнарын, аксым, ароматлы матдәләрен һ.б. югалта. Шуңа да аны 40 градустан да югары температурага куярга ярамый.