Семинар

      20 январь көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең район семинары үтте. Семинарда узган ел өчен нәтиҗә ясалды, алда куелган бурычлар каралды. Район Үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге директоры Лилия Тәлгать кызы Мортазина китапханә-ләрнең бүгенге эшчәнлегенә хисап тотты, киләчәккә уй-планнар хакында сөйләде. 2015ел– Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү, Әдәбият елы буларак истәлекле булды. Китапханәләребез ел дәвамында шушы һәм башка юнәлешләр буенча нәтиҗәле генә эш оештырдылар, район, республика,гомум Россия конкурсларында да актив катнаштылар. Алар белән методик үзәк җитәкчесе Зөлфия Гомәр кызы Саттарова таныштырды. Район, шәһәр китапханәләрендә балалар белән эшне оештыруда булган уңышлар һәм җитешсезлекләр хакында балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Дилфүзә Закир кызы Шарипова йомгак ясады. Баш библиограф Зөлфия Әхсән кызы Исламова китапханә хезмәтен оештыруда кулланыла торган яңа эш алымнары, 2016 елга планнар белән таныштырды. Китапханәләрнең төп байлыгы булган китапларның соңгы елларда аз кайтуы, китап фондының тулылануы һәм сакланышы турында китапларны эшкәртү бүлеге редакторы Фәридә Гайсә кызы Салимгәрәева таныштырды. Семинарда катнашучылар алдында йомгаклау сүзе белән район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Сәетҗан кызы Хафизова чыгыш ясады, район һәм шәһәр китапханәләренең эшчәнлеген уңай бәяләп үтте, киләсе елда да нәтиҗәле эшләргә дигән теләкләрен җиткерде.