"Хәзинәләр"
Китапханәдә балалар өчен татар милли хәзинәләреннән күргәзмә оештырылды. Китапханәче татарларга хас булган баш киемнәре,өс киемнәре, чиккән сөлгеләр белән таныштырды. Ул хәзинәләрнең бүгенге көндә дә кайберләренең кулланылуын,ә кайберләрен бары тик музейларда гына күрергә мөмкинлеген җиткерде.