Балтачевская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423302,РТ, Азнакаевский район, с.Балтачево, ул.Молодежная, 1а

#Семейная_шкатулка

 Балтач авылында яшәүче Хәбиповлар гаиләсенен буыннар чылбыры 17 нче гасырга барып тоташа. Бигәш бабай үзенең гаиләсе белән Стәрле һәм Нөгеш елгасы кисешкән урынга килеп урнаша. Еллар арты еллар узып, буыннар алмашынып тора. Хәбиповлар Әхмәтхәбип улы Шәйхевәли белән Шәмсекамалның балалары булган Ләбип дәвамчылары. Ләбип белән Хаҗәр гаиләсендә 5 бала үсә. Һәрберсе үз юлын табып, үз гаиләсен корып нәсел чылбырын дәвам итә. Бүгенге көндә Ләбип гаиләсе 53 кә җиткән. Әти-әни булмаса да, нигез бүгенге көндә нәселнең җыелу урыны. Гаиләнең яшәп килгән гореф- гадәтләре әле дә булса яшәп килә. Әниләренең васыяте нигезендә туганнар туган нигезгә җыелып әти- әниләренең рухына дога кылдыралар,әниләренең төсе булган коръән китабын зурлап саклыйлар. Әти-әни әйтеп калдырган киңәшләрне буыннан -буынга җиткерергә тырышалар. Хәбипов Ләбип тармагы нәсел агачының бер тармагы гына.