Балтачевская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423302,РТ, Азнакаевский район, с.Балтачево, ул.Молодежная, 1а

#Бөтенроссиякитапханәләркөне

1995 нче елдан башлап, 27 нче майда Россия Федерациясе президенты Указы нигезендә, Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең хезмәте бәяләп бетергесез. Китапханә эше күп гасырлык традицияләргә ия. Шәһәр һәм район китапханәләре барлык мәгълүмат агымнарын бергәләп туплап, укучылар даирәсен, шул исәптән интернет аша да, киңәйтеп хезмәттәшлек итә.Китапханәдә һәркем үзенә рухи азык таба, дөньяга карашын киңәйтә, кызыклы яңалыклар ача, үзенең йөрәген әдәби дөнья белән бәйли. Билгеле инде, бәйләүче җепләрне белемле китапханәчеләр суза. Китаплар бүгенге көндә дә тормышыбызның алыштыргысыз юлдашлары. Бәйрәм уңаеннан китапханә хезмәткәрләренә һәм барлык китап укучыларга иҗади уңышлар, илһам, яхшы кәеф, барлык эшләрендә дә уңышлар телибез!