Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

#гаиләшкатулкасы

 Нәсел агачы...
Соңгы вакытта кешеләрнең үзләренең нәселләре белән кызыксыну, шәҗәрәләр төзү артты. Моның нәрсәгә бәйле икәнен төгәл генә әйтә алмыйм, ниндидер хисләр уянумы, әллә инде модага гына иярүме, тик ничек кенә булмасын бу бик уңай күренеш һәм мактауга лаек. Безнең күпсанлы булган нәселебездә ни өчендер борынгы әби-бабайларыбызның барысының да исемнәрен, шулай ук алар турында булган мәгълүмәтләрне нәкъ менә мин белергә тиеш дип уйлыйлар. Хәтергә зарланганым юк алай, тик унсигезенче гасыр азагын мин бик хәтерләп бетермим шул, бииик бәләкәй булганмындыр инде ахрысы. Шулай да баш миен бөтен көченә эшкә җигеп, аз сүзле әтинең теш арасыннан чыккан кайбер тарихи вакыйгаларны искә төшереп, Зәкия әбинең кайбер хәтирәләрен хәтердә яңартып, менә шушындыйрак мәгълүмәт килеп чыкты. Әсәй авылынды яшәүче Тойчы картның биш улы булган, Исхак, Ибрай, Ильяс, Сәет, Якуб исемле. Алар турында район язмасында Тойчиннар дип язылган һәм аларның бик билгеле балта осталары булулары күрсәтеп кителгән. Шулай ук аларның балыкчы, аучы булулары да билгеле. Шуларның берсе – Исхак безнең Исмагыйль бабабызның әтисе, безнең фамилиябызның башлангычы. 1885-нче елда туган Исмагыйль бабабыз 1890-нчы елгы Стәрле авылы кызы Зәкия белән өйләнешеп, ун баланы дөньяга китергәннәр. Сугыш башланганда шуларның дүртесе генә исән булган. 1910-нчы елда туган Сәгыйть колхозда бригадир булган, яхшы ат җигеп, тарантаска баскан килеш кенә кешеләрне нарядка чакырып йөргәннәрен олырак яшьтәге авыл кешеләре хәтерлиләр иде. Бөек Ватан сугышына китеп, 1943-нче елда хәбәрсез югалган һәм шул килеш табылмаган. Безнең әти Насыйбулла 1925-нче елда туган, 1943-нче елда 17 яшендә фронтка алынган. 2-нче Белорус фронты составында сугышып, Берлинга кадәр барып җиткән, берничә тапкыр каты яраланган, туганнарына “Хәбәрсез югалды” дигән язу да килгән булган. Тик әтиләр чолганышта калган булсалар да, полкларыннан 16 кеше полк байрагын саклап калып, аннан исән чыкканнар. Хәрби хезмәт белән бераз таныш кешеләр аңлый торганнардыр, полк байрагы дошман кулына эләксә, яисә югалса, ул полк таратыла, ягъни расформироваться ителә. Шуңа күрә әтинең бу батырлыгы бик әһәмияткә лаеклы тарихи вакыйга. Ул әле сугыш беткәч тә 5 ел хәрби хезмәтен дәвам иткән, шуннан соң гына туган авылына исән-сау кайтырга насыйп булган. Исмәлыйль бабай белән Зәкия әбинең 1927-нче елда туган уллары 15 яшьлек Мисбах, абыйсы Насыйбулланы фронтка озатып кайтканнан соң озак тормыйча, кан чире белән авырып үлеп киткән. 1923- елгы кызлары Рәхимәгә дә Сталин төрмәсенең ачысын татырга туры килә. Шулай итеп сугыш бетүгә төрле елларда туган ун баладан ике генә бертуган исән калганнар һәм нәселебезне дәвам иткәннәр. Әтиебез Насыйбулла, әниебез Илгизә белән 1959-нчы елның 1-нче мартында өйләнешеп, Әсәй авылында төпләнеп калганнар. Аларның Наил, Камил, Марат, Шамил исемле дүрт уллары туган. Алар дүртесе дә Совет Армиясында, шуларның берсе Әфганстанда хезмәт итеп, исән-сау туган якларына кайттылар. Барысы да үз тормышларын булдырдылар, балалар үстереп, хәзер инде оныкларны бергәләп үстерешәләр. Аларга да шушы нәселнең лаеклы дәвамчылары булырга тәрбия бирәләр һәм нәселебезне, ата-бабаларыбызны онытмаска өйрәтәләр. Ярар бу вакыйгалар минем тарафтан сөйләнеп яңартылды ди, әле боларның барысын да архив документлары ярдәмендә дәлиллесе дә бар бит. Монысына энекәшем Шамил белән җәмәгате Гөлсем алындылар һәм булдыра алган кадәр материал тупладылар. Бу эшләрне башкарып чыккач, нәселебезнең шәҗәрә агачын төзергә керештеләр һәм бу гаятъ җаваплы эш тә җиренә җиткереп эшләнде. Хәзергесе көндә, төп нигезебездәге йортның түрендә стенада шактый гына зур булган шәҗәрә агачы эленеп тора. Анда “агачның” тамыры булган Тойчы бабайдан башлап, безнең нәселнең бүгенге көнгә кадәр дөньяга килгән барлык сабыйларга кәдәр күрсәтелгән. Шуның белән бу вакыйга азагына якынлашты дияр идем, тик башы гына булган икән әле. Ни өчен дигәндә, бу безнең шәҗәрә агачы район күләмендә уңай бәяләнде һәм республика күләмендә район данын якларлык дип табылды. Шулай итеп Әлмәт шәһәрендә үткәреләчәк “Тарихта без эзлебез” дип аталган шәҗәрә бәйрәменең беренче этабында катнашуга әзерлек башланды. Монда безнең нәсел вәкилләре белән бергә, Әсәй авылының актив сәнгать осталары да катнашса, билгеле инде сценарий төзүчеләре, оештыручы һәм режессерлары Азнакай мәдәният сарае хезмәткәрләре булды. Менә без Әлмәт шәһәрендә, “Нефтче” мәдәният сараенда конкурс ярышына килдек. Иң башта үзеңнең шәҗәрә агачыңны яклап, презентация үткәрергә кирәк. Монда Азнакайның архив, мәгариф бүлеге, мәдәният сарае хезмәткәрләре, Әсәй авылы кешеләренең тырышлыгы белән бик матур өстәл әзерләнде. Шунда ук борынгы кул эшләре дә, эш кораллары да, безнең нәселгә кагылышлы китаплар да урын алдылар. Аш-су өстәлендәге ризыклар да тәмлелеге белән генә түгел, матур бизәлеше белән дә күпләрне таң калдырды. Ә иң түрдә безнең бу бәйрәмнең сәбәпчесе булган шәҗәрә урын алды. Презентация күңелле һәм югары дәрәҗәдә үтеп югары балл алды, хәзер инде иң дулкынландыргычы, арада иң беренче булып, сәхнәдә чыгыш ясыйсыбыз бар. Менә сәхнәнең бер кырыенда зур гына имән агачы утыра, аның янына үзе үргән кәрзин күтәреп, Насыйбулла әтинең оныгы Рамил чыга. Имән телгә килә һәм безнең нәселнең тарихын сөйли, шунда ук зур экранда Исмәлыйль бабай белән Зәкия әбинең фотолары күрсәтелә. Тормыш йомгагын сүтә барып, әтинең сүгышта булган еллары, тыныч тормышта булган вакыйгалар сүрәтләнеп һәм күрсәтеп барыла. Соңыннан безнең нәселгә җиденче буын килен төшкәнен күрсәткән, авылыбызның “Өммегөлсем” ансамбле чыгышы зур осталык белән башкарылып, алкышларга күмелде. Миңа бу чыгышны беренче күрүем булганга, хисләремне гел җыя алмый тордым. Беренчедән энекәшем Шамилның улы Рамилның чын актерлар сыман башкару осталыгынна сокландым. Киләчәктә артистлыкка укырга уйлый бугай, шулай булгач исегездә калдыра торыгыз, булачык “йолдызның” исеме Рамил Исхаков булыр. Килен ролен бик матур башкарган Римма да шулай ук энекәшнең кызы, калган талантларыбыз барысы да авылдашлар. Хәзер ни өчендер әллә нинди шоулар, шау-шулар һәм салютлар күрәсе килми минем, менә шундый гадилек һәм ихласлык күңелгә якынрак. Әлбәттә башка районнардан да килгән күпсанлы гаиләләр дә үзләренең чыгышларын бик оста башкардылар, ни дисәң дә ярыш бит, җиңүчеләр дә билгеләнәчәк. Жюрида рус вәкилләре дә булгач, безнең татарча чыгышны бәлки бик аңлап та бетермәгәннәрдер дигән уй бар иде башта. Тик үзем берни аңламаган чуаш телендә башкарылган бик матур туй күренешен чын күңелдән ошатып карагач, бу икеләнүләр юкка чыкты. Башкару осталыгы күзгә күренеп торганда, телне аңлау алай бик мәҗбүри түгел икәнлеген аңлыйсың. Чыгышлар бетеп жюри составы бик озак кына фикер алышканнан соң, безгә өченче урын билгеләде һәм бу бик югары күрсәткеч. Бөтен Азнакай данын яклап, бик күпләрнең тырышлыгы белән Исхаковлар нәселенең исеме республика конкурсында яңгырады, бу безнең өчен иң зур куаныч һәм горурлык. Борынгы бабаларыбыз берәр вакыт күз алларына китерә алдылармы икән бу турыда, анысын әйтә алмыйм, тик алар моңа лаек һәм үзләренең дәвамчылары белән чын күңелдән горурлана алалар.
Марат ИСХАКОВ
Азнакай районы, Әсәй авылы