Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

"Әбиләр чуагы"

Үчәлле, Әсәй авыл мәдәният йортлары, Якты-Күл күпфункцияле үзәге үзешчәннәре белән берлектә "Мотыйгулла коесы" аланында "Әбиләр чуагы"нда очраштык. Уха, шашлык, тәмлүшкәләр белән сыйланып, газета-журналлар укып, биеп, уеннар уйнап, бергәләп бик күңелле ял иттек.