Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

#Китапханә_төне_Гомумроссия_акциясе

2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. "Педагог һәм остаз елы" һәм "Китапханә төне" Гомумроссия акциясе кысаларында китапханәдә башлангыч сыйныф укытучысы Закирова Рәсимә Гимазетдин кызы белән очрашу узды. Рәсимә Гимазетдин кызы 1961 нче елның 17 июнендә Азнакай районы Татшуган авылында 6-7 бала булып (игезәкләр) игезәкләр йолдызлыгы астында дөньяга килгән. Әтисе колхозда баш хисапчы, әнисе башлангыч сыйныф укытучысы булган. Рәсимә Гимазетдин кызы әнисе юлыннан китеп укытучы һөнәрен сайлый. 1978 елны Чалпы урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга Дәүләт Педагогия институтында башлангыч класста педагогика һәм методика бүлегенә укырга керә. 1982 елда тәмамлап, Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенә укытырга билгеләнелә. Аннан Әсәй урта мәктәбендә укыта. Бүгенге көндә Азнакай шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. 41 ел эш стажы булган хөрмәтле укытучы бик күп рәхмәт хатларына һәм мактау кәгазьләренә ия. Рәсимә Гимазетдин кызының нәсел җепләре буенча укытучылык стажы 238 ел!