Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

Бер төбәктән, бер тамырдан без!

 Әсәй авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм хезмәт ветераннары катнашында әдәби сәгать үтте. Ветераннарыбыз авыр сугыш чорында тылда күрсәткән батырлыклары турында истәлекләр уртаклаштылар. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Мәсгут улы авылдашларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.