Җырдай моңлы татар теле
Әсәй авылы китапханәчесе балалар бакчасында "Җырдай моңлы татар теле" дип исемләнгән чара уздырды. Балалар татар шагыйрьләренең әсәрләрен, бишек җырларын тыңладылар, татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнадылар, чигү үрнәкләре белән таныштылар. Табышмакларга җаваплар әйттеләр.