#Гаиләелы
Татар гаиләсендә аш-су серләре буыннан-буынга тапшырылып килә. Остадан оста туа диләр, хактыр! 99 Яшьлек китап укучыбыз Бикморза кызы Гамилә апаның оныкчыгы Алия әбисеннән чәк-чәк пешерү серләрен өйрәнеп, бүген инде осталыгын зур сәхнәләрдә күрсәтә. Ә Гамилә апабыз хәзер дә гаиләсе өчен шатланып, горурланып яши.