Тойкинская сельская библиотека - филиал № 5

#Семейная_шкатулка

 1726 еллар тирәсендә Габдулла үзенең уллары Туйкә һәм Ахмар белән безнең якларга килеп урнаша. Җөри юлының йөзбашы сотник Туйкә Абдулов хөрмәтенә авыл Туйкә дип атала. Нәсел башының бер чылбыры Гобәйдулла - шәрифулла - Зәйдулла - Хәбибулла. Без 6 бала үстек, бүгенге көндә 5 - без исән, 12 бала, 21 онык үсә. Туйкә мәктәбендә физика - математика укытучысы, Балтач авыл Советы председателе, Туйкә авыл китапханәсе китапханәчесе булып эшләдем. Тормыш иптәшем Рәмзия белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстердек, барысы да югары белемле. Биш оныгыбыз бар. Бүгенге көндә авыл ветераннар оешмасы рәисе, "Зөбарҗәт" ансамбле җитәкчесе.