Тойкинская сельская библиотека - филиал № 5

Яшьнәп узган гомер"

Кешенең тормышы хезмәт белән янәшә утә икән, димәк аның гомере заяга узмаган дигән сүз. 1954 елның 2 февралендә Азнакай районы Туйкә авылында колхозчы гайләсендә туган Зәйдуллин Фаяз Хәбибулла улы яшәү дәверендә үзен хезмәт сөючән , намуслы, тырыш һәм олы ихтирамга лаек зат итеп танытты. Шушы көннәрдә узенең 70 яшьлек юбилеен Туйкә авыл китапханәсендә укыткан укучылары , бергә эшләгән хезмәттәшләре , Гөлстанчылар, Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән очрашу кичәсендә билгеләп узды.