Тумутукская сельская библиотека - филиал № 4

"Карга боткасы"

 "Карга боткасы" бәйрәмен халкыбыз борын-борыннан билгеләгән. Төрле ярмалар, шулай ук сөт, май, йомырка, шикәр, икмәк һәм башка төр азык-төлек җыеп, авыл халкы табигатькә чыгып ботка пешергән. Үзләре сыйланган, ботканы яз хәбәрчеләре - кара каргаларга да калдырганнар, пешкән ярманың бер өлешен, уңыш мул булсын дип - җиргә, җирдә тереклекне сакласын дип - суга, кояшлы көннәр һәм яңгырлар булсын дип, һавага сипкәннәр. Аннары күңелле уеннар уйнаганнар.Күркәм йолабыз бүген дә онытылмый.