“Китап белән белем иленә!”
1 сентябрь Белем көне уңаеннан, без китапханәбездә танып белү сәгате уздырдык. Укучылар белән китап төшенчәсенә ачыклык керттек. Китап ул — акыллы киңәшче һәм якын дус, ул дөньяны танып белергә өйрәтүче белем чишмәсе. Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе икәнен аңлаттык. Китап турында татар халкының табышмакларын чиштек, шулай ук әйтем, мәкальләргә аңлатма бирдек. Укучылар күп мәгьлүмат алдылар.