Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

“Сугыш юк иткән балачак!”

Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Бу сүз күп кенә кешеләр күңеленә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул.Быел халкыбыз 77 нче тапкыр Җиңү көнен билгеләп үтте. 1945 нче елның 9 нчы Мае тантана һәм матәм көне, кушылу һәм яңадан туу көне буларак Ватаныбыз тарихы елъязмасына мәңгелеккә кереп калды. Без ул елларның бөек батырлыгын беркайчан да онытмыйбыз. Барлык буын вәкилләре йөрәгендә әүвәлгечә дөньяны фашизм богауларыннан азат иткән каһарманнарга карата чиксез рәхмәт һәм олы горурлык хисләре саклана.