Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Советлар Союзының иң югары бүләге-Ленин ордены булдыруылына 90 ел"

Советлар Союзының иң югары бүләге-Ленин ордены булдырыла 90 ел. 1934 елда СССР Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Ленин орденының яңа статуты булдырыла.
Шул уңайдан Чалпы авыл китапханәсендә танып белү сәгате утте.
Чалпы авылының "Коммунизмга" колхозында фидакарь хезмңт куйган 4 кеше Ленин ордены белән бүләкләнә. Менә алар:
* 26 ел "Коммунизмга" колхозын җитәкләгән Аппаков Сәгадәт Шәрифҗан улы;
* Социалистик Хезмәт Герое Каримов Фахразый Шәмсимоһәммәт улы;
* Алдынгы механизатор "Октябрь революциясе", "Почёт билгесе" орденнары иясе Нуретдинов Әҗүәт Нуретдин улы;
* Алдынгы комбайнер Шәехов Мәгьсүм Нәгыйм улы;
Алар безнен горурлыгыбыз!