Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Милләтемнең бөек улы"

Әдип, фән һәм җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинга 70 яшь тулу уңаеннан, Чалпы авыл китапханәсендә "Милләтемнең бөек улы" исемендә әдәби сәгать узды. Чарада катнашучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты, әсәрләре белән таныштылар, кычкырып укуда шигырьләрен тыңладылар.