Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Яшәү-бәхет! Кем аңлатыр, шигырьләр язылмаса..."

"Яшәү-бәхет! Кем аәлатыр, шигырьләр язылмаса..."
Басу юлларында йөри-йөри
Ваклыклардан күңел чистара.
Изгеләргә охшап барам мәллә?
Уйларымны изге хис сара.
Искә төшә бик еш әбиемнең
Бик куптәннән әйткән сүзләре:
"Икмәк рәнҗешеннән курык, бәбкәм,
Аңламаган рәхәт күрмәде".
Андыйларга тигән каргышлары,
Бәддогасы төшкән картларнын.
Олы күчтәнәче бит ул икмәк,
Мактанычы безнең якларның.
Назлап үстерәбез аны, иркәләп,
Елына бер ялга тиенеп.
Кыерчыгы түгел, кулдан төшсә,
Валчыгын да алам иелеп.
Ил терәге мәнге икмәк булган,
Шуның өчен дә ул хикмәтле.
Изге булып дәшәм: ташламагыз,
Кадерсезләмәгез икмәкне!
Илдус ага язган бу шигырь юлларында, без җир кешесенең сулышын тоябыз.
Илдус ага-чын җир улы. Аның Чалпы авыл тарихында үзе салган тирән эзе бар. 9 ел "Коммунизмга" колхозы рәисе булып эшләү дәверендә игенчелек, терлекчелек эше белән беррәттән авыл халкының эш шартларын, тормышын яхшырту, җир йөзеннән юкка чыгарга дучар булган кече авылларны саклап калу, яшьләрне авылда калдыру максатыннан бөтен уңайлыклары булган, кайнар суы агып торган, үзәктән җылытылган терлек фермалары, техника гаражлары, мастерскойлар, медпункт, китапханә, мәктәпне үз эчен алган мәдәният йортлары, яшь гаиләләр өчен бакчысы, терлек асрау өчен сарае булган йортлар салдырды. Бүгенге көндә кече авыллар- Балан Бүләк, Камышлы, Ирекле авыллары яши, фермаларда эш кайный, мәдәният йортларында очрашулар, кичәләр уза. Илдус ага шул чорда, хәбәрче булып, колхоз тормышың "Маяк" битләрендә яктырта бара. Ул язмалар "Авылым кешеләре" альбом- папкасына тупланып Чалпы авыл китапханәсенең музей почмагында кадерле ядкарь булып саклана. Туган җирне яратуыннан туган хисләрен ул ак кәгазь битләренә сала һәм авылны, игенче хезмәтен чагылдырган беренче "Җир китабын" яза. Аннан соң язылган шигырь китапларын да да җир кешесенең хезмәтенә ихтирам һәм олылау, тел, милләт язмышы, анын борчулары чагыла. Илдә барган вакыйгаларга, таралган, таланган колхозларга багышланган шигырьләрендә җан сыкравын, күңел ярсуын күрәбез. Татар милләтенең горурлыгы булган, 12 шигырь китабы авторы булган Илдус агага 15 январьда 76 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Чалпы авыл китапханәсендә шагыйрьгә багышланган әдәби сәгать узды.