Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#Гаилә_шкатулкасы

  Гаилә! Гади, 5 хәрефтән генә торган сүз, ә үзендә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Безгә кадәр бик күп еллар алда яшәгән әби-бабаларыбызның нинди кул эшләренә оста булуын, нәрсә белән шөгыльләнүләрен, нинди булуларын белергә алардан калган ядкарьләр ярдәм итәр. Алардан калган бу кыйммәтле ядкарьләрне барлап, киләчәк буыннарга тапшыру - безнең изге бурычыбыз.