Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Син мәңге безнең арада, татарның рухы -Тукай»

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел уңаеннан «Син мәңге безнең арада, татарның рухы -Тукай» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Бу кичәдә "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, Урсай урта мәктәбе 1-7 сыйныф укучылары, авыл халкы катнашты. Чарада шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләнелде. Шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре укылды. Тукайның шигырьләренә төшерелгән мультфильмнар да балаларга бик ошады. Балалар, Тукайның иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына да бик оста итеп җавап бирделәр. Кичәбезгә килгән Урсай урта мәктәбе каршында оештырылган "Театр дөньясында" түгәрәгенә йөрүче балалар чыгышы бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Кичәбез татар халкының гимны булган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.