Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

“Шигырьләрем – күңел энҗеләрем”

 Урсай авыл китапханәсендә, 21 март- Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Шигырьләрем – күңел энҗеләрем” дип исемләнгән очрашу булып узды. Китапханәгә кунакка, кәлам тибрәтүче, шигырь язучы авылдашларыбыз : Мустафина Миннефәнзия, Сахауова Розалия, Иксанова Мәүлидә апалар чакырылды, алар безгә үзләренең иҗат җимешләрен, шигырьләрен тәкъдим иттеләр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Шигърияткә гашыйк китап сөючеләр: Урсай урта мәктәбеннән 6 нчы сыйныф укучылары , авылдашлар, клуб хезмәткәрләре шагыйрәләрне бәйрәм белән котладылар , үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әлеге кичәдә якташ шагыйрьләребезнең дә шигырьләре укылды, җырлар җырланды.