«Язлар матур хатын-кызлар белән!»
Мәдәният йортында, клуб, китапханә хезмәткәрләре бергә гүзәл затларыбыз, хатын-кызлар көненә багышланган матур бәйрәм кичәсе оештырды. Бәйрәмебезгә килгән кунакларны котлап Урсай авыл җирлеге башлыгы Рахимьянова З. Х. һәм ветераннар советы җитәкчесе Зарипова Р.Р. үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Әниләргә, хатын-кызларга багышланган матур сүзләр, җырлар, шигырьләр,биюләр белән үрелеп барган кичәбез бик матур үтте.