Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Ватан алдындагы бурычын үтәп»

  15 нче февраль Совет гаскәрләренең Әфганстан чиген атлап чыгуына – 35 ел, 23 февраль илебездә Ватанны саклаучылар көне якынлашу уңаеннан һәм хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз хөрмәтенә Урсай авыл мәдәният йортында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә «Ватан алдындагы бурычын үтәп» дип исемләнгән очрашу оештырдылар. Очрашуда Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз, хәрби хәрәкәттә катнашучы ир-егетләрнең әниләре һәм хәрби операциядән ялга кайткан авылдаш егетебез катнашты. Әфган сугышы һәм хәзерге махсус операция турында сөйләп үтелде. Батыр егетләребез үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, очрашуга чакырылган мәктәп укучыларының кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр. Җылы аралашу форматында барган әлеге очрашуда, Урсай авыл җирлеге башлыгы Рахимьянова З. Х., ветераннар советы рәисе, әниләр – батырларыбызга изге теләкләрен җиткерделәр. Очрашуга «Сез илнең батырлары» дип исемләгән презентация әзерләнде һәм күрсәтелде.