Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Заманына күрә һөнәре»

Урсай авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Заманына күрә һөнәре» дип исемләнгән викторина булып узды. Бу чарада балалар һәр һөнәрнең дә кирәкле булуын, һәр һөнәр иясенең дә хезмәтен ихтирам итәргә кирәклеге турында белделәр, яңа һөнәрләр турында мәгълүмат алдылар. Укучылар һөнәрләр турында төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр, һөнәрләр турындагы әсәрләрне искә төшерделәр.