Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Халыкларбердәмлегекөне

Халыклар бердәмлеге көне – Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Әлеге көн Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Хәзерге шартларда без федерализм, демократия принципларына таянып, үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып, Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытабыз. Тарихи бергәлекне саклауда Татарстан Республикасының уңышлары, халыкара мәйданда аның абруе артуы илдәге татар тормышына да уңай тәэсир ясый. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын. Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Шушы уңайдан, Уразай авыл китапханәсендә дә халыклар бердәмлеге көненә карата китап күргәзмәсе оештырылып куелды.