Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Күңел җылым- оекбашларда"

2023 нче елның 3 ноябрендә Уразай авыл китапханәсендә "Күңел җылым- оекбашларда" дип исемләнгән акция узды. Бу акция Украина җирләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы солдат егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылды. Бу көнне китапханәгә без өлкән яшьтәге апаларыбызны оекбаш бәйләргә чакырдык. Алар үзләренең оекбашларын "бисмилләһ" әйтеп, теләкләрен юллый- юллый башлап җибәрделәр. Килгән апаларыбыз арасында инде җылы оекбашларын тәмамлап та килүчеләр булгалады. Ул гына да түгел, безнең арабызда яшь укучы бала да бар иде. Кариева Фәйрүзә апаның оныгы үзе теләп, әбисенә ярдәмгә килгән. Яу кырында булган әтиләребез, абыйларыбыз,энеләребез, улларыбыз үз туган якларына исән- сау әйләнеп кайтсыннар, илләребездә тынычлык урнашсын иде дигән теләктә калып, өйләребезгә таралышты.