Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Дәү әнием әкиятләре"

Әкиятләр - балалар арасында иң популяр әсәрләр. Моның сәбәбе- әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән, формасы, эчтәлеге тәңгәл килгән булуында һәм әкият табигатенең балалар табигатенә бик якын торуында. 2023 нче елның 31 октябрендә "Айгөл" балалар бакчасында "Дәү әнием әкиятләре" дип исемләнгән әкиятләр сәгате уздырдык. Бу чарага үзебезнең ак яулыклы дәү әниебезне- Калимуллина Гөлүсә апаны чакырдык. Ул балаларга кычкырып әкият укыды, ә балалар аны үз чиратында игътибар белән тыңладылар. Укыган әкият буенча фикер дә алыштык. Ә китапханәче кечкенә дусларыбызны "Әкият төше - алтындыр, аңлаганга - акылдыр", "Дөнья халыклары әкиятләре" дигән китап күргәзмәләре белән таныштырды. Соңыннан балалар үзләренә ничек җайлы, шулай китапларны идәнгә җәеп, рәхәтләнеп карадылар.