Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Начар гадәт һәлакәткә илтә"

2023 нче елның 28 октябрендә Уразай авыл мәдәният йортында "Начар гадәт һәлакәткә илтә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды.Түгәрәк өстәлебездә түбәндәге кешеләр катнашты: авылыбызның түбән оч "Ихлас" мәчетенең имамы Галәүов Фоат Фәрдетдин улы,Уразай авыл башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәмәрканова Фәйрүзә Әхтәм кызы, Уразай ФАП нан Сафина Язилә Алберт кызы, авыл китапханәчесе Гыйззәтуллина Гөлназ Марс кызы, Уразай авыл мәдәният йорты хуҗасы Гафарова Айгөл Фазыл кызы һәм дә яшүсмерләребез.Бу чарада без - оешмадан кергән хезмәткәрләр, яшүсмерләребезгә тәмәке тартуның, алкогольнең, наркоманиянең зыяны турында сөйләп аңлаттык. Имамыбызның, укытучыбызның, шәфкать туташларының чыгышлары да яшүсмерләребезгә бик файдалы, үтемле булды.Соңыннан барлык яшүсмерләрне китапханәче үзенең"Ак үлемнең кара канаты", "Без- тәмәкегә каршы" дип исемләнгән китап күргәзмәләре белән таныштырды, буклетлар таратты.