Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Нәүрүз мөбарәкбад!"

Нәүрүз - татар милләтенең ай календаре буенча Яңа ел бәйрәме. "Нәүрүз мөбарәкбад!" Бу котлау сүзе безгә борынгы бабабыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Һәр елны 21 мартта алар язны, яз белән бергә Яңа елны каршылаганнар. 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.Бу - астрономик вакыт та, ягъни табигатьтә чын- чынлап яз башланган вакыт та булып тора. Һәрбер илдә бу бәйрәм төрлечә аталган. Аны японнар - "риссон", кытайлар - "чуньцзе", славяннар - "масленица", Урта Азиядә яшәүче һәм Себер, Идел- Урал якларында яшәүче төрки милләтләр бу бәйрәмнең тагын "ел башы" дигән исеме бар. Бәйрәм итүнең гореф- гадәтләре, йолалары буыннан- буынга күчеп, безнең заманнарга кадәр килеп җиткән. Бәйрәмдә бер- береңне татлы ризык белән сыйлау төп йолаларның берсе булган. Бу тормыш гел шулай баллы булсын, дигәнне аңлаткан. Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип, чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип, кешеләр бер- берсенә су сибешеп уйнаганнар. Шул ук көнне, буй- буй итеп, җиде җиргә җиде төрле кыяклы үсемлек утыртканнар.  Аларның ничек үсүен карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр. Нәүрүз мөселманнар арасында киң таралган булса да, аның мөселман диненә турыдан- туры бәйләнеше юк.  Ул мәҗүсилек динендә вакытта ук барлыкка килгән йолалар белән бәйле һәм ул гамәлгә утрак (бер урында даими яшәүче) тормышка күчеп игенчелек белән шөгыльләнә башлагач кереп урнаша, ныгый. Борынгылар ел башын иген игә башлау белән бәйләгәннәр. Шуңа күрә Нәүрүз иң беренче чиратта язны каршы алу, чәчүгә әзерләнүгә кисәтү итеп кабул ителә. 2023 нче елның 18 мартында Уразай авыл мәдәният хезмәткәрләре халыкка "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән театральләштерелгән уенлы- җырлы тамаша бүләк иттеләр. Бу бәйрәмнән китапханәчеләр дә читтә калмады. Бәйрәм алып баручыларның чыгышы, уеннар һәм дә җырлар белән аралаштырылып алып барылды. "Карга боткасы" ашау ул шулай ук Нәүрүзнең бер күренеше булып санала. Аны икенче төрле "Дәрә" яисә "Зәрә боткасы" дип йөртәләр. Килгән авылыбыз халкы шушы тәмле "Карга боткасы"ннан да авыз итте,тәмле, баллы күчтәнәчләр белән чәйләр эчеп, уеннар уйнап, өйләренә таралышты.