Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Казөмәсебәйгесе

Нәрсә соң ул каз өмәсе? Аны кайда, кайчан, ничек һәм ни өчен үткәргәннәр? Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган.Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар.Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар.Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә, ә кайчак урак эшендә дә булышканнар. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган.Инде эшенә килсәк - күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр, башкаларны алардан үрнәк алырга, өйрәнергә тырышканнар.Өмәгә килгән өлкәнрәк апаларның үткен күзлеләре исә, әлбәттә, кызларның кыланышларын, үз- үзләренең тотышларын күзәтеп, сынап торганнар. Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш бик тиз барган.Хәер,кеше күп җыелганга күрә, эше артык озакка да бармаган. Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар.Анда барып, казларны салкын чишмә суында чайкый- чайкый юганнар. Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган.Ә аш- бәлешләр кичкә әзерләнгән.Монда инде кызлар белән бергә башка кунаклар, егетләр дә чакырылган. Кичке мәҗлес- уенга халык иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп- ясанып килгән. Күргәнебезчә, каз өмәсе - ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган.  Халкыбызның милли йоласы булган каз өмәләрен һәр елны Азнакай халкы да бик көтеп ала.Онытылып барганда инде яңадан традициягә кергән бу бәйге- бәйрәмнәр һәр елны сәхнә иңли.30 ноябрь көнне дә Азнакай мәдәният йортында "Каз өмәсе" бәйгесе булып узды. Бәйгедә барлыгы бу көнне 7 авыл көч сынашты.Бар командалар да ныклы әзерлек белән килгәннәр. Әле бу гына да түгел, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм дә китапханәчеләр "Кичке уен" күренешләрен дә халыкка тәкъдим иттеләр.Залда утырган әби- апалар бу күренешләрне караганда, һичшиксез, яшь чакларын искә төшерми калмаганнардыр. Уразай авылыннан килгән "Дегәшкәйләр" командасы матур итеп чыгыш ясап, тамашачы мәхәббәтен яулады. Шулай итеп, бу көнне Уразай авыл мәдәният йорты гран- прига лаек булды.