Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Исәнме алтын көз"

2022 нче елның 24 октябрендә "Айгөл" балалар бакчасында "Исәнме, алтын көз!" дип исемләнгән көз бәйрәме уздырылды. Бәйрәм театраль тамаша белән үрелеп барды. Агриппина Микробовна, Доктор Айболит, Көз кызы кебек персонажлар бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрделәр. Уразай башлангыч мәктәбендә белем алучы укучылар да, "Айгөл" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә көз турындагы шигырьләрне ятлап, җырларны башкарып, уеннарда катнашып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Менә шундый матур бер нотада бәйрәмебез ахырына да якынлашты.