Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#ЖенскиеименаРТ

Гәрәева Рәшидә Әхмәтзакир кызы 1932 нче елның 25 декабрендә Азнакай эшче поселогында туа. Әтисе "Марат" колхозында тимерче, әнисе яшелчә үстерүче булып эшли. Урта белемне Азнакайдагы 1 нче урта мәктәптә ала. Сугыштан соңгы авыр еллар.Укытучылар җитмәү сәбәпле, 10 нчы классны тәмамлаган күп кенә кызлар һәм егетләрне мәктәпләргә укытучылар итеп җибәрәләр. Бик тырыш, җыр- биюгә оста кыз Рәшидә, үзе дә математиканы яратканлыктан, 1950 нче елда Уразай мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә килә.Эшен ул бик теләп, яратып башкара.Шул ук вакытта Бөгелмә укытучылар әзерләү мәктәбендә укытучылык һөнәрен үзләштерә. Уразай авылында тальянчы егет Миргали белән таныша һәм 1952 нче елның җәендә гаилә корып җибәрәләр, шунда төпләнеп кала. Ул елларда аңа райондагы хәлне искә алып, Урманай, Зирекле Елга авылларында да йөреп укытырга туры килә. Шулай матур гына эшләп, уңышлар яулап килүче тырыш укытучыны җитәкчеләр тагын да җаваплырак урынга күчерәләр. 1969 нчы елдан ул Уразай авыл мәдәният йорты директоры булып эшли башлый. Хезмәтен һәрвакыт намус белән башкара,мәктәп белән элемтәне бервакытта да өзми. Ул гына да түгел, сөтчелек фермасында агитаторлык эшен дә башкара. Ай саен фермада политкөннәр үткәрүне дә ул үзенең намус эше итеп карый. Тырыш хезмәте өчен аңа уннан артык мактау кәгазе бирелә.Рәшидә Закир кызы Республика культура хезмәткәрләренең өченче съездында катнаша. 4 ел рәттән "Социалистик ярышта җиңүче" билгеләре, (1973, 1976 һ.б. ка лар) "Бөек Ватан сугышы тәмамлануга - 50 ел", (1995 ел),"Бөек Ватан сугышы тәмамлануга - 60 ел", (2005 ел) юбилей медальләре, "Хезмәт ветераны"(1986 ел) медале белән, "Почет билгесе" ордены(1976 ел) белән бүләкләнә. Рәсеме Азнакай районы Мактау тактасыннан төшми.  Рәшидә апа ире Миргали абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырышлар. Өч баласы - Хамитов Илшат Миргали улы, Лотфуллина Фәйрүзә Миргали кызы, Ихсанова Фәридә Миргали кызы укытучылык һөнәрен сайлыйлар. Соңгы вакытта кызлары Фәридә Миргалиевна сатучы,ә уллары Фазыл бүгенгесе көндә администрациядә шофер булып эшли. Кызлары Лотфуллина Фәйрүзә Миргалиевна 30 елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кеше. Ул мәктәптән соң Минзәлә педагогия училищесында яраткан һөнәрен үзләштерә һәм 1977 нче елда хезмәт юлын Сәпәй мәктәбендә башлап җибәрә. Шул ук елны Алабуга Дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә. 4ел эшләгәч, кияүгә чыгу сәбәпле, туган мәктәбенә - Уразайга эшкә кайта. Үз эшен ата- аналар,җәмәгатьчелек белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Киңәшләшеп, бергәләшеп эшләгәнгә күрә ул укыткан балалар югары классларда да, эштә дә, тормышта да сынатмыйлар. Фән яңалыкларын, яңа технологияләрне һәм алдынгы тәҗрибәне нәтиҗәле файдалана белгәне өчен башлангыч классларның методик берләшмәсе аны Россия күләмендә үткәрелүче "Мәгариф" милли проектының "Иң яхшы укытучылар" номинациясендә РФ Президенты премиясенә кандидат итеп күрсәтте. Бүгенгесе көндә ул - лаеклы ялда.  Авылның бар җәмәгатьчелек эшендә дә актив катнаша. Гәрәева Рәшидә Әхмәтзакир кызы турында дәвам итеп шуны әйтәсе килә: 1987 нче елда ул лаеклы ялга чыга. Тынгысыз җан ул вакытта да тыныч кына ята алмый. Совхозыбыз җитәкчесенең үтенече буенча әле яңа гына төзелеп беткән санаторий- профилакторийны ачуда үзеннән зур өлеш кертә. Берничә ел аның җитәкчесе булып эшли. Тырыш хезмәтенең һәрвакыт хөрмәтен дә күрә. Һәр нәрсәнең дә чиге була. Авыру сәбәпле, Рәшидә апа да яраткан эшеннән аерылырга мәҗбүр була. Ләкин ул тик кенә ятмый. Бакча һәм мәктәп балаларына милли киемнәр тегеп, калфаклар ясап, мендәр тышлары, кулъяулыклар чигеп, бияләйләр тегеп кешеләргә бүләк итә. Аларның барысына да милли бизәкләр чигә. Кайда гына булмасын, мәдәният йортындамы яки туган йортындамы - аның кул эшләре, ул үстергән гөлләр - һәммәсе дә аның рухына бары тик җылылык өстәп тора.