Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Әкият төше-алтындыр,аңлаганга-акылдыр"

 23 июнендә Уразай "Айгөл" балалар бакчасында "Әкият төше-алтындыр,аңлаганга-акылдыр" дип исемләнгән  әдәби  сәгать уздырылды. Бу сәгатебездә без "Өч кыз"  әкиятен кычкырып укыдык,балалар,тәрбияче белән әнгәмә кордык. Соңыннан материалны ныгытып, экранда шушы әкиятне карап  үттек. Кызганычка каршы, балалар ике генә, әммә шулай булса да татар халкының матур,эчтәлекле, тәрбияви әкиятен без балаларга җиткерә алдык. Туган телебезне саклыйк, татар халкының бай мирасын балаларыбызга җиткерик!