Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Тукай136

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында - 26 апрельдә билгеләнеп үтелә.Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 нче елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. В.Г.Белинскийның бик гыйбрәтле мәгълүм сүзләре бар: " Һәр яңа чор бөек язучы турында үз фикерен әйтә, аны үзенчә ача, аның яңа дөнья, яңа чынбарлык белән бәйләнгән яңадан- яңа сыйфатын таба" Тукай белән дә шулай.Бөек рус тәнкыйтьчесенең сүзләрен дәвам итеп әйткәндә, Тукай, "үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш- үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә". Менә ни өчен Тукайның юбилейларын үткәрү, тормыш юлын өйрәнү, Тукайны искә алу бәйрәме - бер татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның культура, әдәбият бәйрәменә, Ватаныбызның бөек улына халкының тирән ихтирамын, мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде. Шул уңайдан, без дә бөек Тукаебызны искә алып, авылдашыбыз Гөлфия апа Әхмәтҗанова башкаруында Ә.Ерикәйнең "Тукай" җырын тәкъдим итәбез.