Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Кәрәзле телефон һәм сәламәтлек".

20 нче апрель көнне Уразай авыл китапханәсендә "Кәрәзле телефон һәм сәламәтлек" дип исемләнгән кисәтү сәгате уздырылды. Кисәтү сәгатенең баш өлешендә китапханәче нинди төр телефоннар барлыгы турында сөйләп үтте. Китапханәче телефоннан сөйләшү әдәбе, кәрәзле телефоннарның уңай һәм тискәре яклары, аларны кайда һәм ничек куллану, сәламәтлеккә зыяны турында бик тәфсилләп сөйләде. Укучыларга кәрәзле телефоннар хакындагы төрле сораулар бирелде, аларның фикерләре тыңланды. Китапханәче укучыларны күбрәк китап, журнал укырга, ә кәрәзле телефоннарны мөмкин кадәр азрак кулланырга чакырды. Соңыннан укучыларга шушы темага белешмәлекләр таратылды.