Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем"

2021 нче елның 16 апрелендә, Уразай авыл китапханәсендә, "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"на карата "Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды.Түгәрәк өстәлебезгә һәр оешмадан берәр вәкил һәм өлкән яшьтәге авылдашларыбыз чакырылды.Чарабызның баш өлешендә китапханәче үзебезнең туган телебез - татар теле турында сөйләп үтте.Түгәрәк өстәлдә һәрбер кешегә сүз бирелеп, аларның фикерләре тыңланды.Шулай ук үзебез борчыган сорауларга да җавап табарга тырыштык.Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятлары кыскару, авылларда татар мәктәпләре ябылу, укучыларның үзара рус телендә сөйләшүләре һ.б. Түгәрәк өстәлебезнең ахырында туган телебез - татар теле мәңге яшәсен дигән теләктә калып, Г.Тукаебызның "Туган тел" җыры башкарылды.