Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы".

Уразай авыл китапханәсендә "Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" дип исемлләнгән экологик сәгать уздырылды. Сәгатебезнең баш өлешендә китапханәче урманнар турында сөйләп, өлкәннәребез һәм укучыларыбыз арасында шушы темага викторина да уздырды. Шулай ук экологик сәгатебезгә дару үләннәрен җыю буенча оста - Мортазина Рәйсә апа, Азнакайдан "Арго" компаниясеннән Розалия Закировна да чакырылды.Алар авылдашларыбызны, укучыларыбызны дару үләннәре белән таныштырып, аларны кайчан һәм кайсы вакытта җыярга кирәклеге турындагы бик файдалы мәгълүмат җиткерделәр. Соңыннан усак кайрысыннан, әрекмән тамырыннан эшләнгән төнәтмәләрне дә авыз итәргә насыйп булды.