Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#БиблиотекиАзнакаево

 Азнакай районы Уразай авылындагы уку йорты 1953нче елда эшли башлый.Аның кечкенә генә үзенең бүлмәсе була. Беренче тапкыр эшкә Азнакай кызы Галиева Хаҗия килә.Аннан соң 1955нче елда Хамитова Гәүһәр эшли.1956нчы елның июнь аенда Азнакай районы Уразай авылында китапханә ачыла.Китапханәче булып Мирсәетова Раушания апа билгеләнә.Ел ахырына 190 укучысы һәм 2100 китабы була.1970нче елда яңа клуб бинасы төзелә.Шушы клуб бинасында китапханә өчен бер бүлмә бирелә.1972нче елда Алабуга агарту училищесын тәмамлап Сабурова Рәисә Хәйдәргали кызы эшкә кайта һәм 1973 елга кадәр биредә эшли. 1973нче елның 29 мартында Уразай авыл китапханәсен Абдуллина Оркыя Хәбибулла кызы кабул итеп ала.Уразай авыл китапханәсе 1977нче елдан Азнакай  Үзәкләштерелгән китапханәләр берлегенең 25 филиалы дип йөртелә,китап белән комплектлау бүлеге тарафыннан тәэмин ителә.2006нчы елның 1 февраленнән Уразай авыл китапханәсендә Гыйззәтуллина Гөлназ Марс кызы эшли башлый.