Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Ризаэтдин_Фәхретдин_165_ел

 28 март көнне район үзәк китапханәсендә олуг шәхес Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел тулу уңаеннан “Мәгърифәтче, галим, тарихчы...” исеме астында китап укучылар конференциясе үтте. Чарада катнашып олуг галимнең тормыш юлы, иҗат этаплары белән таныштык. Ризаэтдин Фәхретдин улы Фәхретдинов мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланып әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Чарада аның «Сәлимә, яки Гыйффәт» әсәре белән таныштырдым. Әсәр 1899 елда – Казанда басыла. «Сәлимә, яки Гыйффәт» повестында Европа белеме алган мөселман хатын-кызы идеалы сурәтләнә.