Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

«Кызыклы журналлар дөньясы»

 Сарлы авыл китапханәсендә «Кызыклы журналлар дөньясы» дип исемләнгән матбугат сәгате үткәрелде. Балалар журналларының барысы да диярлек яхшы иллюстрацияләнгән, яхшы кәгазьдә бастырылган. Балалар еш кына журналларны китаплардан өстенрәк тә күрәләр, чөнки жанрларның төрлелеге, эчтәлеге балаларның зәвыкларын һәм кызыксынуларын тулысынча диярлек канәгатьләндерә. Китапханәдә балалар «Непоседа», «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары белән таныштылар. Якты һәм төсле журналлар балаларның игътибарын бик тиз җәлеп итте. Китапханәгә даими йөрүче балалар журнал битләре буйлап сәяхәт иттеләр, аларның рубрикалары белән таныштылар, уйнадылар, биремнәр, табышмакларны чиштеләр. Периодик сәгать файдалы узды.