Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#Бөтендөньяшигърияткөне

  Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Безнең Сарлы авылында да күркәм эшләре белән, тоткан кыйблалары белән якты эз калдырырлык авылдашларыбыз бар. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына безнең арада яшиләр, эшлиләр. Авылыбыз талантларга бай: жырчылар, гармунчылар, кул осталары, шигъри жанлы кешеләр. Бүген Бөтендөнья шигърият көнендә күңелләрендә булган уйларын, кичерешләрен, жанга якын шигырь юллары белән әйтеп бирүче авылдашларыбызның язган шигырьләрен тыңлап үтик.