Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Ә.Вәлиев- авылыбыз горурлыгы ”

 Укучы балалар авылыбыз горурлыгы- Советлар Союзы Герое ,авылдашыбыз  Әкрам Искәндәр улы Вәлиев турында сөйләдем. 18 яшендә сугышка китеп, 20 яшендә Латвия республикасының Айвексте елгасы буенда батырларча көрәшкән өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы турында сүз алып барылды. 1945 елда туган авылы Илбәккә кайтып, колхоз рәисе булып эшләгән елларындагы яхшылыгын, бүгенге көндә дә өлкәннәребез сагынып, хөрмәт итеп искә алалар. Соңыннан Ә.Вәлиевкә багышланган презентация карадык.