Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Беренче космонавт- Юрий Гагарин”

 Укучы балаларны Советлар союзы Герое беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин белән таныштырдым. Укучыларга Ю.Гагарин чынлыкта 8 март көнне туган, ләкин әнисе Анна Тимофеевна “ минем улымнан көләрләр”-дип , Юрийның туган көнен 9 мартка яздырган.  Фашистлар аларның авылына килеп кергәч, кечкенә булуына карамастан, дуслары белән берлектә дошманнарга каршы көрәшкән. Балаларга кайда укуын, аның тринировкалары турында сөйләштек. Ул нинди кеше булуы турында да сүз алып бардык. Соңыннан Ю.Гагаринга багышланган презентация карадык.