Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

Н.Сафина “Нарат нигә энәле?”

Укучы балаларны Нәҗибә Сафинаның иҗаты белән таныштырдым. Китапханәдә булган “Нарат нигә энәле?“исемле китабында  “Аяксыз агачлар” исемле хикәясен һәм “Нарат нигә энәле?” исемле әкиятен кычкырып укыдык. Соңыннан ни өчен Әлфирә исемле кызчык агачлар өчен борчыла, әбисе нигә елый, наратның ни өчен яфраклары юк  сорауларына бергәләп җавап эзләдек.