“Туган як язучылары”
Кәкре Елга китапханәсендә китапханәче Нуриева З.А. белән берлектә “ Туган як язучылары” исемле очрашу кичәсе узды. Кичәгә шагыйрәләр Резеда Шәрипова, Җәүһәрия Шәрипова һәм Гөлчәчәк Садретдиновалар кунакка килгән иде. Кәкре Елга урта мәктәбенең 3, 4, һәм 5 сыйныф укучылары да килгән иде. Һәрбер язучы белән аерым таныштыру барды.Җәүһәрия Шәрипованың өр яңа “ Булдыклы малай” исемле китабы белән таныштылар. Укучы балалар Резеда Шәрипова һәм Җәүһәрия Шәрипованың шигырьләрен укыдылар. Шагыйрәләр балаларның төрле сорауларына җавап бирделәр. Кичә җырлар белән үрелеп барды.