Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

Роза Хафизова “Күгәрчен һәм малай”

Укучы балаларга Роза Хафизованың 95 еллыгына багышлап әдәби сәгатьүткәрелде. Иң беренче чиратта укучылар Р.Хафизованың тормышы, иҗаты белән таныштылар. Аннары  балалар белән Р.Хафизованың “ Күгәрчен һәм малай” исемле хикәясен укыдык. Монда чүп савытына егылып төшкән һәм чыга алмыйча интеккән күгәрчен баласына, футбол уйнарга баручы малайның  күгәрчен баласына ярдәме турында сүз алып барылды. Соңыннан балалар белән бергәләп әсәргә анализ бирдек.